Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу документсыз балаларны чит илгә чыгармыйлар

Балалар белән Россиядән чыкканда чит ил паспорты гына җитми. Туу турында таныклыкта Россия гражданлыгы турында тамга булырга тиеш.

Бу турыда РИА Новости илнең чик буе идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Әлеге яңалык быел 1 марттан кертелде. Шуңа җәйге яллар вакытында күп кенә гаиләләргә бу мәсьәләне беренче тапкыр хәл итәргә туры килде. 

Темага ачыклык кертер өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Сергей Викуловка мөрәҗәгать иттек. Тиешле документны кайдан алырга? Аның шартлары нинди? Бу сорауларга  белгеч җавап бирде.

– Хәзер 14 яшьтән кечерәк балаларның Россия гражданлыгын раслый торган документы яисә баланың туу турындагы таныклыгында гражданлыкны раслый торган тамганың булуы зарур. Мондый документ паспортны беренче тапкыр (14 яшь тулгач) алганда, чит ил паспортын алганда һәм баланы әти-әнисе паспортына теркәгәндә бирелә.

Россия гражданлыгы турындагы документны алу өчен прописка буенча Эчке эшләр идарәсенең миграция сораулары буенча территориаль бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баланың әтисенең дә, әнисенең дә паспортлары (оригиналы һәм копиясе), туу турында таныклык (оригиналы һәм копиясе) булуы мөһим. Моннан тыш гариза да язарга туры киләчәк. Документларны тапшырганнан соң, 5 эш көне эчендә балага гражданлык турында документ ясала. Аннары аны барып аласы гына кала. Әлеге хезмәт түләүсез, дәүләт пошлиналары да каралмаган, – ди ул. 

Сергей Викулов аңлатып киткәнчә, баланы 14 яшенә кадәр чит илгә алып чыгарга җыенмасагыз – бу документның кирәге юк. Хәзер отпусклар чоры, халык чит илләрдә ял итә. Җитәкче белдерүенчә, гражданлыкны раслый торган документны ясатучылар да күп.

«Көн саен 70-80ләп кеше мөрәҗәгать итә. Сезгә киңәшем: якын арада чит илгә китмәсәгез, бу документны ясатуны кичектереп торыгыз. Җәй үткәч, ажиотаж тәмамланачак, кеше саны да азаячак», – ди Сергей Викулов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев