Бүген 32 градус җылы була?!
Синоптиклар фаразы.
30 майда Татарстанда җылы һава торышы булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градус, республиканың көнбатыш районнарында +17 градуска кадәр җылы булачак. Көндез термометр баганалары +27...+32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев