Бүген боз яварга мөмкин
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 5 июньдә көндез Татарстанда яшен булу ихтималы зур. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә, кайбер районнарында боз яварга да мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре янында тормаска киңәш итә.
«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», – дип кисәтә министрлык вәкилләре.
Чаллыда көндез кояшлы була. Кич белән яңгыр яварга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев