Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллының туган көне

Үзәк районда бәйрәм узды.

Үзәк районның Энтузиастлар бульварында «Яшисе килә торган шәһәр» дип исемләнгән концерт булды. Чулман буенда ак кала төзегән төзүчеләрне, хезмәт ветераннарын район башлыгы Эдуард Фәттахов бәйрәм белән котлады.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге иҗат коллективлары шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунаклары өчен җыр, биюләр бүләк иттеләр. 

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов һәм «Ремдизель» АҖнең маркетинг буенча директоры Людмила Трейстман махсус хәрби операциядә катнашучы 6 хәрбинең беренче сыйныфка баручы баласына портфельләр тапшырды. 

«Славица» сәүдә йорты исә барлык балаларны туңдырма белән сыйлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр шәһәр көне