Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бүген дә һава торышы тотрыксыз була

Синоптиклар фаразы.

28 апрельдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак.Циклон тәэсирендә температура төшәчәк. Республика территориясендә болытлы һава, төнлә үк башланган яңгыр һәм җепшек кар көндез дә явуын дәвам итәчәк.
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 10-15 метр тәшкил итә,  урыны белән 18-23 метрга кадәр җитә. 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил вакытында саклык чаралары турында искәрттеләр. 
Кичә ул Казанда һәм республиканың берничә районында, шул исәптән Әлки үзәк район хастаханәсендә, ун бинаның түбәсен җимергән. Менделеевскида 28 яшьлек кыз имгәнгән. Чаллыда агач машина өстенә ауды. Бер комплекста балкон тәрәзәсен ватты. 
Көндез респбуликада 10 градуска кадәр җылытачак.
Чаллыда иртән 3 градус җылы иде. Көндез 8 градуска кадәр җылыначак дип хәбәр итте синоптиклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы кискен үзгәрә