Бүген җепшек кар ява диләр...
Синоптиклар хәбәр итте.
29 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һәм шактый салкын һава торышы саклана.
Республикада көн болытлы булачак. Яңгыр һәм җепшек кар яварга мцмкин уын дәвам итә (кайбер урыннарда төнлә явым-төшем туктый, ләкин аннары тагын башлана).
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә. Урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга (Казанда - 17 метрга) кадәр көчәя. Җилнең тизлеге секундына 13,9-17,1 метр тәшкил иткән җил – көчле, 17,2-20,7 метрга җитсә бик көчле җил дип атала.
Төнге салкыннардан соң (-1..+3 градус) көндез төбәктә термометрның терекөмеш баганасы +6..+11 градуска (Казанда – +7..+9 градуска) кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев