Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Бүген көчле яңгыр көтелә

Синоптиклар фаразлый.

17 июльдә көндез һәм 18 июльгә каршы төндә Татарстанда явым-төшемнең айлык нормадан 30-100 проценты көтелә. Иң күп яңгыр республиканың көньяк районнарында булачак. 
Җилнең тизлеге  секундына 20 метрга кадәр җитәргә  мөмкин. Урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә автомобильләрне реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында куеп тормаска киңәш итәләр. 
Мондый һава торышында мөмкин булганча өйдә калырга, тәрәзәләрне ябарга, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыкса 112гә шалтыратырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы кискен бозыла