Бүген салкын
Синоптиклар фаразы.
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, иртән кайбер районнарда бераз кар явачак, буран булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлек белән исә, урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Көндез юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә һәм секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Һава температурасы -8 дән -13 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык.
Синоптиклар фаразлавы буенча Чаллыда 13 градус салкын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев