Бүген җылы һәм тотрыксыз көн була
Яңалыклар тасмасы

Бүген җылы һәм тотрыксыз көн була

Синоптиклар фаразы.

7 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булу ихтималы бар. 
Юнәлеше үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, кайбер урыннарда 15 метрга кадәр җитә. 
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22..+27 градуска (Казанда +23..+25 градуска) кадәр күтәреләчәк. Чаллыда 23 градуска кадәр җылыта.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торышы начарая

Нет комментариев