Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Булачак 1 сыйныф укучыларына QR-кодлы һәм мультфильмлы уникаль китап таратылачак

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» дип аталган китап бүләк итәчәкләр. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  китапның тиражын чыгару өчен республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Китап ике телдә: татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапта республикада яшәүче халыкларның – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар һәм мордваларның гореф-гадәтләре, традицияләре, телләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.
Укучылар бу халыкларның мәдәнияте белән интерактив элементлар ярдәмендә таныша алачак: QR-кодлар аша Россия гимнын тыңларга, әкиятләр укырга һәм Идел батырлары турында мультфильмнар карарга мөмкин.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли проектлар