Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Булат Сәлахов: «Берсе дә безнең юлдан китмәде»

Артист балалары турында сөйләде.

Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов кызлары һәм оныкларының тырышлыгына соклана. Ул тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерә. Үзе татар дәүләт драма театрында актёр, Салават Фәтхетдинов төркемендә нәфис сүз остасы булып эшләгәнгә, балалар тәрбияләү күбрәк хәләл җефете Фәнүсә апа өстенә төшә.

Кызлары кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсәләр. Әти-әниләре икесе дә театрда эшләсә дә, кызларның берсе дә сәнгать юлыннан китми.
– Раиләбез урта мәктәпне тәмамлагач, төзелеш институтында укыды. Кияүгә чыккач, IT өлкәсендә эшләүче ире белән Мәскәүгә күчеп китте. Хәзер шунда хезмәт куя. Төзү эшенә мәхәббәт, мөгаен, миннән күчкәндер инде. Мин дә театрга кадәр Чаллыда төзелештә эшләдем, 12 мәктәп, балалар бакчалары, концерт залы салуда катнаштым, – ди Булат Сәлахов.
Раиләбез ире белән ике бала үстерә. Мәликә – өченче сыйныфта укый, Артурга 14 яшь. Ул әтисе кебек спорт сөя.

Гүзәлебез укытучы һөнәрен сайлады. Башта педагогия көллиятен, аннары Казан дәүләт педагогика институтының Чаллы филиалын тәмамлады. Өстәмә рәвештә ЧДПИда курсларда укыды. Кыскасы, аның педагогия буенча өч кызыл дипломы бар.

Гүзәл «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә җиңде. Ул чакта театрда тәрҗемәче булып эшли иде. Чибәр һәм талантлы булганга, аны «Хәят» спектакленә төп рольгә чакырдылар. Тагын берничә рольдә уйнады, әмма театр юлы күңеленә хуш килмәде.

Бүген ул 58нче мәктәптә татар һәм рус телләрен укыта, театр түгәрәген җитәкли. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Адилә – КФУның икътисад һәм халыкара элемтәләр факультетында, телләр белгечлеге юнәлешендә укый. Сөмбел – 8нче сыйныф укучысы. Ул 6 яшьтән үк ашарга пешерә башлады. Без аларга кунакка барсак, һәрвакыт тәмле ризыклар, тортлар белән каршы ала.

Шөкер, барысы да бик тырышлар. Кулларыннан килмәгән эшләре юк. Фотога төшәргә генә яратмыйлар, – ди артист елмаеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артистлар Салават Фәтхетдинов Алма агачыннан ерак тәгәрәми Булат Салахов