Бурычка дип бирмәгез
Мәгълүматны тикшерү зарур.
Яр Чаллы полициясенә 34 яшьлек хатын-кыз һәм 51 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Алар бер үк кармакка эләккән. Шәһәрдәшләр мессенджерда танышлары исеменнән бурычка акча сорап үтенечле хәбәр алалар.
Зыян күрүчеләр танышлары чыннан да ярдәмгә мохтаҗ дип уйлап акча күчерә. Хатын-кыз ялган дусларына илле мең сум, ә ир-ат - егерме сигез мең сум җибәргән.
Танышларының аккаунтларын мошенниклар ачкан булуын шәһәрдәшләр соңрак кына белеп ала.
Зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча РФ Җинаять кодексының 159 өлеше (Мошенничество) маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Әлеге маддә буенчасанкциясе 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Мошенниклар Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән шалтыратканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев