Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бушка маммография үтеп була

Аны ничәнче елгы хатын-кызларга үтәргә кирәк?

28 июльгә кадәр сугыш ветераннары госпитале территориясендә Чаллының онкология үзәгенең күчмә маммографы эшләячәк. Биредә пациентларны сәгать 8дән 14 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Әлеге чара диспансеризация кысаларында үткәрелә.

Табиб күзәтүен 40 яшьтән узган, ягъни 1983, 1981, 1979, 1977, 1975, 1973, 1971, 1969, 1967, 1965, 1963, 1961, 1959, 1957, 1955, 1953, 1951, 1949 елгы хатын-кызлар бушка үтә алачак. Тикшеренү үтү өчен паспорт һәм ОМС полисы булу зарур. Шулай ук госпиталь поликлиникасының 103нче кабинетына барып, юллама (направление) алу да мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев