Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел “Үлемсез полк” онлайн-режимда үткәреләчәк

Сәбәбен “Россиянең үлемсез полкы” иҗтимагый хәрәкәт үзәк штабы рәистәше Ирина Цунаева аңлатты.

Сәбәбе иминлекне тәэмин итү зарурилыгы белән бәйле. 

Исегезгә төшерәбез, “Үлемсез полк” Бөек Ватан сугышы корбаннары һәм сугышта катнашучылар истәлеген мәңгелләштерү йөзеннән үткәрелә. Иң беренче ул 2012 елның 9 маенда Томск шәһәрендә уза. 2013 елдан ил күләмендә үткәрелә башлый. 

Татарстанда Җиңү көненә багышланган “Минем герой – минем гаиләм” онлайн-флешмобы башланды. Социаль челтәрләрдә һәркем Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннары бу язмалар матбугат чаралары сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта монда яздык. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев