Чак исән калган: пенсионерга этләр өере ташланган
«Ничек тә булса исән калу иде уемда», - ди зыян күрүче.
Вакыйга Яшел Үзәннең Васильево посёлогында була. Этләр, 75 яшьлек пенсионерны уратып алып, өстенә ташлана. Хатын-кыз алардан котылырга тырыша, әмма булдыра алмый – җиргә егыла. Аның киемнәрен ерткалап бетерәләр.
«Алар тешләшә башладылар. Мин күлдәвеккә егылдым. Электрошокерны чыгарып куркытмакчы идем, тик курыкмыйлар. Ничек тә булса исән калу иде уемда. Ул кара этләрне беләм мин. Алар кешеләргә беренче тапкыр гына ташланмый. Хуҗалары да бар», – дип сөйләгән ул Яшел Үзән районы администрация вәкилләренә.
Ярый, шаһитлар булган. Алар этләрне куып җибәреп, әбине хастаханәгә озатканнар. Пенсионерның башы, аяк-куллары, җилкәсе җәрәхәтләнгән. Этләр хуҗасы гаебен танымый. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылды.
Исегезгә төшерәбез, ноябрь башында Самосыровода бер төркем этләр 49 яшьлек хатын-кызны талап үтерде. Хәтта кайбер әгъзаларын ашаулары да билгеле булды.
Яшел Үзән районы башкарма комитеты фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев