Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чәкчәк пешерү өчен стандартлар расланды

Бу хакта Росстандарт сайтында урнаштырылган документта әйтелә.

Россиядә традицион чәкчәк десертына ГОСТ стандартлары расланды. 

Ул Идел буе һәм Үзәк Азия халыкларының популяр тәм-томнары рецептурасы, тышкы күренеше һәм сыйфатына карата бердәм таләпләр билгели.

Яңа стандарт буенча, классик чәкчәк таучык формасында һәм алтынсу-бал төсендә булырга тиеш. Аны әзерләү өчен бары тик югары сортлы бодай оны һәм йомырка, шулай ук шикәр һәм балдан ясалган сироп кулланырга кирәк.

ГОСТ составны гына түгел, консистенцияне, хуш исне, продуктны төрү, саклау һәм транспортлау кагыйдәләрен дә регламентлый. Чәкчәккә чикләвек, кипкән җиләк-җимеш яки көнҗет рәвешендәге бизәкләр өстәргә рөхсәт ителә, әмма база рецепты үзгәрешсез калырга тиеш.

Әлеге стандартны гамәлгә кертү җитештерүчеләргә һәм кулинарларга эталон десерт булдыру өчен төгәл ориентир бирә, ә сатып алучыларга «чәкчәк» атамасы астында нәрсә булырга тиешлеген төгәл аңларга мөмкинлек  бирә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәкчәк ГОСТ