Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җырчысы Илдар Әхмәтов белән ни өчен дуэт җырламавын әйтте

Сәбәбе нидә?

Безнең яшьлек җырлары» дип исемләнгән ретро җырлар концертында Казаннан һәм Чаллыдан күп җырчылар чыгыш ясады.

Боерган егете Илдар Әхмәтов та «Бураннар» дигән җырын башкарды. Икенче җыры заманында популяр булган Алмаз Ишморатовның «Ник чыкмыйсың бакчаларга», – дигән җыр иде. Җырчы аны Алмаз Ишморатов белән  бергә башкармакчы булган. Тик Алмаз каршы төшкән.

– Энем, үзең генә җырла инде. Икәү җырласак, аңламаслар. Син аның сүзләрен кара. Җырда: «Бер-берсен сөяләр дип сүз йөри безнең хакта», дигән сүзләр бар, – дигән ул. 

Шулай итеп Илдар хезмәттәшенең ретро җырын үзе генә башкарды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Ильдар Ахметов Алмаз Ишмуратов