Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артистлары «Тантана» премиясенә дәгъва кыла

Кайсысына бәхет елмаер?

Тиздән  Татарстан Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенең быелгы  лауреатлары билгеле булачак. 
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры биш номинациягә лаек дип табылды.

«Алтын алка» (Н. Яһудин, А. Әхмәтгалиева) спектакле номинацияләр саны буенча беренче урында – бу XX гасыр башындагы тарихи вакыйгаларга нигезләнгән, Оренбур татарларының көнкүреше, казак хезмәте турында сөйләүче куелыш.

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә – «Алтын алка» спектакле.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова «Җомга көн кич белән...» спектаклендәге Бибинур роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле»  номинациясенә, Илназ Гаффанов белән  Алинә Мохлисова «Алтын алка» спектаклендәге Миңлебай һәм Мәрьям рольләре белән «Дебют» номинациясенә тәкъдим ителде. 
Марсель Мөсәвиров «Алтын алка» спектаклендә Петлюк роле белән – «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», Курчак театры артисты Егор Митрофанов  «Я родился. Защитник» спектаклендәге рольләре белән «Курчак театрында иң яхшы актёр» номинациясендә катнаша. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 27 мартта Габдулла Тукай исемендәге Әтнә театрында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры артисты «Тантана» премиясе