Чаллы артисты авылдашларын биеткән
Ул яңа елда туган авылында булган.
Аяз Гыйләҗев исендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Әюпов быел Яңа елны туган ягында каршы алган.
"Өч ел яңа елны Чаллыда каршыладык. Быел туган авылым Ульян өлкәсен Иске Төгәлбуада каршыладык. Авылдашларны клубта гармунда уйнап, биеттем, җырлаттым. Үзем дә җырладым. Авылдашларымның да күңелен күрдем, үзебезгә дә рәхәт булды", - ди артист.
Ул яңа ел каникулларында тамашачыларны театрга чакырды. "Без озак ял итмибез. Спектакльләргә килегез, әлегә билетлар бар", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев