Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бакчачыларын 39 автобус йөртәчәк

Алар 5 урыннан кузгалып китәчәк.

1 майдан 30 сентябрьга кадәр бакчаларга автобуслар йөри башлый. Алар 39 маршрут буенча 83 бакчачылык ширкәтенә йөриячәк. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 

Быел бакчачыларны йөртүгә аукционны «Авантех» һәм «Альтекс» компанияләр төркеме» ҖЧҖ җиңде. Алар бу юнәлештә инде икенче ел рәттән эшли. 

Шәһәрдәшләргә уңайлы булсын өчен автобуслар 5 урыннан кузгалып китәчәк. 

51 комплекс – «Шамил Усманов урамы»ның соңгы тукталышы;
Мегастрой – Машина төзүчеләр (Машиностроительная) урамындагы «Мегастрой» кибете территориясе;
Студенческая – Муса Җәлил проспектындагы «Студенческая» тукталышы;
Автостанция – тимер юл вокзалы территориясе;
Кызыл Чаллы (Красные Челны) – Сарман трактындагы «Кызыл Чаллы» тукталышы.

Искәртергә кирәк, Чаллы – җирле бюджет хисабына халыкны бакчаларга йөртүче Татарстанда бердәнбер шәһәр. Бу юнәлештә ул 2005 елдан бирле эшли. Быел бакчачыларны йөртү өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн сум бүленеп бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев