Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балаларының җәйге ялын оештыруга 335 млн сум тотыла.

Бу акчаның аз өлешен генә әти-әниләр түли.

Республика бюджетыннан Чаллы балаларына ял итү өчен 200 миллион сум акча бүленгән. Калган финанслар шәһәр казнасыннан һәм әти-әниләр кесәсеннән. Бушлай юлламалар МХО катнашучыларның балаларына һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелгән.

Бу җәйдә мәктәп яны, шифаханә базаларында урнашкан лагерьларда барлыгы 20 мең бала ял итәчәк. Шуларның яртысы – мәктәп янында. Мондый төр ялны Чаллының 51 мәгариф учреждениесе оештыра.

Быел ял итү программасында Чаллының 400 еллыгына, КАМАЗның 50 еллык юбилеена, халыклар бердәмлегенә багышланган чаралар каралган.

Балалар ялын оештыручы барлык урыннарны да хокук саклау органнары тикшерде. Биредә барлык тиешле таләпләр үтәлергә тиеш. Чит кешеләр балалар ял иткән урынга эләгә алмый. Туклану да контроль астында.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа оздоровительный лагерь детский лагерь Чаллы мэры ПАО КАМАЗ КАМАЗга-50 Камазга 50