Чаллы биючеләренә – Гран-при
Яңалыклар тасмасы

Чаллы биючеләренә – Гран-при

Мәскәүдә халыкара конкурс узды.

Илебез башкаласында «Башкала төсләре һәм тавышлары» дип исемләнгән халыкара музыкаль-сәнгать конкурс-фестивале үтте. Анда Чаллы данын «Терпсихора» балалар бию коллективы яклады.

Әлеге коллектив мәртәбәле бәйгенең Гран-при бүләгенә лаек дип табылды. 

Алла Әхмәтшина – «Иң яхшы җитәкче», Ольга Скрынникова «Иң яхшы укытучы» номинациясендә җиңде. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җиңү Гран-При

Нет комментариев