Чаллы да актив кешеләр ачык һавада физкультра ясадылар
Әлеге чара атна саен уза.
Энтузиастлар бульварында «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында массакүләм сәламәтләндерү күнегүләре үткәрелде.
Күнегүләр квалификациялы инструкторлар җитәкчелегендә узды. Шәһәрдәшләргә ачык һавада шөгыльләнүгә яраклаштырылган махсус күнегү һәм гомуми ныгыту күнегүләре комплексы тәкъдим ителде. Бу программаны башкару катнашучыларга сәламәтлекләрен яхшыртырга, организмны кислород белән тулыландырырга һәм алдагы ял көннәренә кирәкле энергия зарядын алырга мөмкинлек бирде
«Озын һәм актив тормыш» милли проектының өстелекле бурычы – спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекле инфраструктура төзү, җәмәгать сәламәтлеген ныгыту һәм төрле яшьтәге гражданнарының тормыш дәрәҗәсен арттыру. Ачык һавада даими төркемле күнегүләр массакүләм спорт культурасын үстерүгә һәм уңайлы шәһәр мохите төзүгә әһәмиятле өлеш кертә
Оештыручылар барлык чаллылыларны спорт хәрәкәтенә кушылырга чакыралар. Әлеге чара атна саен пәнҗешәмбе көнне 8 сәгать 30 минутта Энтузиастлар бульварында була.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев