Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутатлары өстәмә керем акчасын бүлделәр

Акчаның бер өлеше бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга тотылачак.

Шәһәр Советының 35нче сессиясендә депутатлар 2023 ел бюджетына өстәмә керемнәрдән калган 123,6 млн сум акчаны бүлү турында карарлар кабул иттеләр. 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова әйтүенчә, 73,6 млн сум акча шәһәр инфраструктурасы объектларын тотуга, 43,5 млн сум җәмәгать транспортына һәм 6,5  млн сум акча муниципаль бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга җибәрелде. 

Шулай итеп шәһәр бюджетының керем өлеше 17,8 млрд сум, чыгымнары 17,9 млрд сум күләмендә расланды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча Хезмәт хакы