Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутаты күрше шәһәр балаларын сөендерде

«Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү - үзе бер бәхет», - ди ул.

Шәһәр Советы депутаты Марсель Төхвәтуллин Яңа ел алдыннан приютта тәрбияләнүче балалар күңелен күрде. "Балачак бүләк ит" волонтёрлар хәрәкәте белән берлектә ул Түбән Кама, Алабуга балалар йортына һәм Менделеевск, Чаллының "Асылташ" социаль приютларына барды. 
Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Зур аю балаларны туйганчы уйнаттылар, биеттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм мул табын белән тәмамланды. 
Искәртергә кирәк, Марсель Төхвәтуллин мондый бәйрәмнәр оештыруда ел да катнаша һәм башкаларны да изге гамәлләр кылырга чакыра. "Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү - үзе бер бәхет", ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев