Чаллы дизайнеры: «20-30 ел бер-берсе белән очрашмаган туганнар да килде»
Лилия Абдуллина туганнарын җыеп, зур ифтар мәҗлесе үткәрде.
Чаллы дизайнеры Лилия Абдуллина зур ифтар мәҗлесе үткәрде. Анда аның бик күп туганнары җыелды. Казан, Ижау, Можга, Түбән Кама, Мамадыш һәм Чаллыдан килгән иде кунаклар. Алар Рамил хәзрәт Миңнегулов вәгазен йотлыгып тыңладылар. Аның бер гыйбрәтле хикәясеннән Лилия ханымның хәтта күңеле тула.
«Шундый заманнар булган, мөселманнарны базарга сәүдә итәргә кертмәгәннәр. Керсә, зур салым түләргә тиеш булган. Шуннан пәйгамбәребез: «Мөселман кардәшләрегездән кием алыгыз, бәясе кыйммәтрәк булыр, әмма моның өчен сезгә савап язылыр», – дип киңәш иткән. Бу хакта ишетүгә күземнән яшьләр акты. Ул чагында да кием сатучыларга җиңел булмаган икән! Мин дә шушы юлда бит, мин дә Аллаһы Тәгалә юл күрсәткәнгә генә авырлыкларны җиңә киләм», – дип уртаклашты шәһәрдәшебез.
Мәҗлесне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия театр әһелләре әгъзасы, җырчы Марат Локманов алып барды. Ул кунакларны дизайнерның яңа «Нәфис» коллекциясе белән дә таныштырды.
«Бу киемнәрдә ягымлы яз да, шаян җәй дә чагыла – бу ике сыйфат та хатын-кыз табигатенә хас. Шуңа аларга караганда күзләр ял итә. Ул гына да түгел, салкын, кырыс кышта назга сусаган күңел ял итә!
Бүгенге подиумда мода һәм традицияләр очрашты. Биредә сыналган, күпләр яратып кия торган традицион тукымалар белән заманча, кыю силуэтлар кушылган. Монда беркайчан да туйдырмый торган классик элементларны да, заманча стильне дә күрергә мөмкин.
Ә төсләр... Табигый, күзләрне иркәли торган аксыл тоннардан алып җете, якты, янып торган төсләргә кадәр – барысы да бар.
Игьтибар итегез әле, матурлыктан тыш, образлар тыйнаклыгы белән хатын-кызның эчке дөньясын чагылдыра, традицияләребезгә хөрмәт уята. Без шушы кыйммәтләрне чагылдырган атмосфера уятуыбыз белән горурланабыз», – дип соклануын белдерде ул.
Кичәдә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сандугач» халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе Фарил Долмиев та катнашты. Ул курайда, гармунда милли моңнарыбызны уйнады.
Ифтарны оештыручы Лилия ханым мәҗлесне үткәрер алдыннан бераз куркуын, ә инде иркен залда, сый-нигъмәтле табыннар артында, матур итеп киенеп килгән туганнарын, аларның нурлы йөзен, канәгать булуын күргәч, тынычлануын да сөйләде.
«20-30 ел бер-берсе белән очрашмаган туганнар да килгән иде, балалары танышты, үзләре рәхәтләнеп аралашты, Рамазан аенда очрашуга сөенечле сәбәп булуына куаныштык. Бергәләп Коръән тыңладык, намаз укыдык. Таралышасы килмәде. Ифтардан соң инде берничә көн рәхмәт әйтеп язалар», – дип сөйләде ул.
Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын иде!
Павел Левашов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев