Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Снегоходтан егылып зыян күргән Чаллы егете: «Сөягемне өлешләп җыйдылар»

Табиб аның иягенә операция ясады.

Рамил исемле Чаллы егете 5нче шәһәр хастаханәсендә катлаулы операция кичерде. Ул снегоходтан егылып, ияк сөяген сындырган. Кар транспортында экипировка һәм шлемсыз йөрүнең нәтиҗәсе. Узган ел да шундуй ук фаҗигага юлыккан. Ул вакытта да ияге зыян күргән.

-    Узган ел снегоходта “мёртвая петля” фигурасын ясый алмагач, быел ясап карарга булдым. Барып чыкмады. Снегоход әйләнеп капланды. Хирург Баин Дёмкин иягемнең сөяген өлешләп җыйды. Хәзер инде шлемсыз снегоходта йөрмәячәкмен, башкаларга да киңәш итмим, - ди зыян күрүче.

Рамилнең иягенә шина куйганнар. Акыл тешен дә алырга туры килгән. Аны дәвамлы тернәкләнү көтә. Табиб Баин Дёмкин әйтүенчә, бу беренче шундый очрак түгел. 4 көн эчендә генә 5нче хастаханәдә 7 операция уздырылган. Кышкы спорт төре белән шөгыльләнгәндә, куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш итә табиб.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт медицина табиб