Чаллы елгасында ир-ат мәете таптылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы елгасында ир-ат мәете таптылар

Ул яп-ялангач була.

Чаллы коткаручылары Челна елгасыннан ир-ат мәете чыгарды. Якынча мәгълүматлар буенча, аңа 43 яшь. Югалган булуы ихтимал.  

Ир-атны трамвай депосы тирәсендәге елгадан шәһәрдәшләр күреп алган. МЧС хезмәткәрләрен дә алар чакырткан. Ир-ат ялангач була. 

«Ир-атны яр буеннан 5 метр ераклыкта, 25-30 см тирәнлектән таптык. Хәзер аның шәхесе һәм үлем сәбәпләре ачыклана. Суд-медицина экспертизасы билгеләнде», – ди МЧС хезмәте инспекторы Зиннур Мостафин.  

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев