Чаллы эшмәкәре бушлай тәрәзә йозаклары тарата
Аларны кайдан алып була?
Чаллы эшмәкәре Р. Гәрәев теләүчеләргә бушлай балалар йозаклары тарата.
Ул бу акцияне узган ел да оештырган иде. Максаты: тәрәзәләрдән балалар егылып төшүне булдырмау.
Исегезгә төшерәбез, 23 майда 65нче комплекста балконнан егылып төшеп 3 яшьлек кыз һәлак булды.
Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм Уфада 5 меңгә якын йозак тарату планлаштырыла.
Йозакны алу өчен паспорттагы балалар турындагы язмалы битне күрсәтергә кирәк. Балаларның яше 14 тән артмаска тиеш.
Әлеге йозакларны түбәндәге адреслар буенча алып була:
Чаллы:
Академик Королев ур, 2,
Тел: 89274903535
Уфа:
Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 12
Түбән Кама:
Корабельная ур., 44, «Якорь» сәүдә үзәге
Алабуга:
Нефтяниклар проспекты, 16
Зәй:
Нефтяниклар проспекты 37,
(НГДУ «Зайнефть») офис 11
Мамадыш:
Ленин ур. , 96 Г, «Табыш» сәүдә үзәге
Фото видеодан скриншот
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев