Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре Лисичанск халкына чаналар җибәрде

Аларны нинди максатларда кулланачаклар?

Лисичанск халкын тукландыручы Чаллы волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләргә ризыкны, суны өйгә кадәр алып кайтуы авыр икәнлеген хәбәр итте. Моның өчен чана яки арба булса яхшы булыр иде, дип шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итте. Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин әлеге үтенечне эшмәкәрләргә җиткерде. Владимир Малыгин 100 кечерәк чана, Алексей Шишкарев зур чаналар алып бирде. Гуманитар ярдәм Лисичанскта яшәүчеләргә озатылды. 

Мәгълүм булганча, бүген инде чаналар урындагы халыкка барып ирешкән. Моннан тыш, җирле халык Чаллыдан 127 мең тонна гуманитар ярдәм дә кабул итеп алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек