Чаллы янында 4 ир-ат вафат булды
Алар канализация коесын чистартырга төшкәннәр.
Бүген Мамадышта шәхси йорттагы канализация коесын чистартканда өч кеше үлгән.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-атлар коега бер-бер артлы төшкән. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.
Шундый ук фаҗигале хәл Менделеевск районында да булган. «Лидер» җаваплылыгы чикләнгән оешмасының 44 яшьлек хезмәткәренең «Прикамнефть» идарәсе канализация коесын чистартканда гомере өзелә. Фаҗига урынына район прокуроры Алсу Сәләхетдинова барган.
Хезмәтне саклау кануннарының үтәлешен тикшерү башланган.
Фото Татарстан прокуратурасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев