Чаллы янында Коръән өйрәнү үзәге төзергә җыеналар
Ул 50 кешегә исәпләнгән.
Тукай районы Ерыклы авылында Коръәнне өйрәнү үзәге төзергә планлаштыралар.
Тышкы яктан объект «Нур-Ихлас» мәчете мәдрәсәсенә ошаган. Бина өчен җир участогы бүлеп бирелгән, фундамент салынган.
– Бу мәчет, ифтар үткәрү залы булган комплекс булачак. Киләчәктә вафат булган мөселманнарны юуу өчен бина да төзеләчәк, – ди Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф Сәүбәнов.
Фото Тукай районы мөхтәсибәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев