Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре 11 млн сумнан артык грант откан

«Проектлар саны да артты, сыйфаты да яхшырды», - ди яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Ләйсән Видинеева.

Чаллының яшьләр үзәкләре ("Нур", "Заман", "Орион", Подросток" һ.б.) республика һәм россиякүләм грант конкурсларында катнашты. Бәйгегә барлыгы 180 проект җибәрелде. Аларның 26сы җиңү яулап, 11 млн сумнан артык грант алуга иреште. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Ләйсән Видинеева хәбәр итте.

"Мөмкинлекләр бар. Яшьләргә грант конкурсларына проектларны дөрес тутыру бенча дәресләр дә оештырабыз. Быел 17 укыту сессиясе уздырылды. Аның ярдәмендә проектлар саны да артты, сыйфаты да яхшырды. Без яшьләргә проектлар ясауда ярдәм итәргә әзер. Моның өчен бары тик шәһәрнең яшьләр үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк", - диде Ләйсән Видинеева.

Чаллы яшьләре мөмкинлекләрен Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә ассызыклады. 

"Чаллы яшьләре актив, идеяләре күп. Аларга ярдәм итәргә, өйрәтергә, күрсәтергә генә кирәк. Грант акчалары да аз түгел. Дәүләт тә, муниципалитет та яшьләр сәясәтен үстерүгә зур акчалар сарыф итәргә әзер. Бу юнәлештә бары тик эшләргә генә кирәк", - диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев