Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре кайда укырга хыяллана?

11нче сыйныф укучылары арасында сораштыру уздырдылар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының хәзер иң авыр, шул ук вакытта язмышларын хәлиткеч мизгелләре - алар бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Узган еллардагы сыман БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре 4 елга кадәр гамәлдә булачак. Документларны берьюлы 5 югары уку йортына бирергә мөмкин.

Чаллының 11нче сыйныф укучылары кайда укырга хыяллана соң? Яшүсмерләр арасында сораштыру уздырдылар. Укучыларның 41 проценты Татарстан (Казан, Алабуга) югары уку йортларына керергә хыяллана. 30 проценты Чаллыда калырга тели. Калган 29 процент укучы документларын Россия (Мәскәү, Санкт Петербург) ВУЗларына җибәрергә планлаштыра.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югары уку йорты