Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшүсмерләренең күбесе 9 сыйныфтан соң китәргә җыена

Алар кая укырга керәчәк?

Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының 60 проценты урта һөнәри белем бирү йортларына керергә планлаштыра. 39 проценты 10нчы сыйныфны укыячак. Бары 0,09 проценты гына төгәл әйтә алмый. Чыгарылыш укучылары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Эшче һөнәрләрен үзләштерергә теләүчеләр саны арта. 

Укучылар арасында  Л.Б.Васильев исемендәге "Кама дәүләт автомеханик техникум"ы, КФУның инженер-икътисад көллияте, Казан инновация университеты (ИЭУП) филиалы көллияте, медицина көллияте, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият, Е.Н Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте популяр диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. 

Исегезгә төшерәбез, быел 9нчы сыйныфны 5592 укучы тәмамлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф уку йорты