Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары – Балтачта

Иҗади сәфәр.

23 октябрьдә  бер төркем каләм әһелләре Балтач төбәгендә әдәби очрашуларда булды. 

Әлеге чаралар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм «Мәйдан» журналында (5,6 саннар, 2025 ел) Дибәҗә Каюмованың шагыйрь Хәбра Рахманга багышланган «Өзелгән шомырт чәчәкләре» әсәре басылып чыгу уңаеннан оештырылган иде.

Әдәби сәяхәттә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Факил Сафин, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Рәзинә Мөхияр, Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе, шагыйрь Рәкит Әбделманов, шагыйрь Айрат Шәйхетдинов,  Алабуга «Чулман» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, язучы Тәҗрия Җәләева, Д.Каюмованың кызы Алсу Латыпова, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина, яшь каләм иясе Эльвина Шакирова  катнашты.

Әдипләр Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Янгул урта гомуми белем мәктәбендә, Бөрбаш авылы мәдәният йортында, Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеенда булдылар, укучылар белән очрашып, чыгышлар ясадылар.

Әлеге күркәм чараны оештыручы – РТ Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга, Балтач районы җитәкчелегенә, Балтачта яшәп иҗат итүче язучы Рәҗәп Бәдретдиновка зур рәхмәт. 

Валентина Ибраһимова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Гыйбадуллина Факил Сафин Чаллы язучылары