Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары 54 яшьлек ир-ат гомерен саклап калды

Машинада барганда ул аңын югалтып агачка килеп бәрелгән.

«Пьяные водители» телеграм-каналына Яшьлек проспектында «Лада гранта» машинасы хуҗасы исерек дигән хәбәр килеп ирешә. Юл-патруль хезмәте экипажы  урынга кузгала. Чыннан да, проспектта агачка бәрелгән машинага тап булалар. Тик автомобиль йөртүче исерек түгел, авыр хәлдә була. Ул аңын югалтып агачка бәрелүен әйтә. Инспекторлар Зиннур Камалтдинов һәм Артур Горбатов ашыгыч медицина ярдәме чакырта. Әмма ир-атның хәле тагын да начарлана башлагач, үзләре хастаханәгә илтергә карар кыла. Хастаханәдә исә шофёрга тиешле медицина ярдәме күрсәтәләр.  

ГАИ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев