Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Җиңү бәйрәменә әзерләнә

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

Быел Чаллыда Җиңү парадында 41 расчет, Россия Хәрби көчләре өчен автокалада җитештерелә торган техника  һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы совет техникасы катнашачак. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.
Чаллыда бәйрәм герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китә. Аннары «Ватан-Ана» мемориал комплексы янында дәвам итә.  Биредә бәйрәм чаралары тәмамлангач, Автозавод, Комсомол, Үзәк районнарда төрле чаралар башлана. Өч районда да солдат боткасы ашарга мөмкин булачак. 
17 сәгатьтә Мәйданда театраль тамаша башлана. Биредә укучылар, кадетлар, иҗат коллективлары чыгыш ясый. 
Җиңү бәйрәме 20 сәгать 30 минутта салют белән тәмамлана.
Быел Чаллыда «Үлемсез полк» булмый. Шәһәрдәшләребез герой-ветераннарның фотолары  «Хәтер стенасы»нда  социаль челтәрләрдә аватар урынына, киемнәренә һәм шәхси автомобильләренә куя алалар. 
Сүз уңаеннан, Чаллыда 405 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның иң яшенә – 98, иң өлкәненә 100 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 81 еллыгы Винер Харисов