Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларында капиталь ремонтның кайчан тәмамланасын әйттеләр

Белгечләр капиталь ремонт өчен йортларның ничек сайлануы турында да сөйләде.

Быел Чаллыда 105 күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелә. Моның өчен 1 млрд 368 млн сум акча бүлеп бирелде. Барлык эшләрне дә 30 августка тәмамларга ниятлиләр. Бүгенге көнгә билгеләнгән план 85%ка үтәлгән.

Быел программа буенча ЗЯБ бистәсендәге 17/01, 17/02, 17/03 йортлары да  капиталь ремонтлана. Аларның фасадлары һәм түбәләре яңартылган инде. Элек стеналарының тышкы ягына плитка ябыштырылган булса, хәзер алар җылытылган, тигезләп бер стильдә буялган. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, бу җылылык югалтуны 15-20 процентка киметергә тиеш. Белгечләр капиталь ремонтка –  5, материалларга 1 елга гарантия бирә. 

Илья Зуев капиталь ремонт өчен йортларның ничек сайлануы турында да сөйләде. 

– Без идарә итү компанияләре һәм торак инспекциясе белән тгыз элемтәдә торабыз. Теге яки бу йорт буенча халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлыйбыз, объектка барып тикшерәбез. Әйтик, 20 еллык түшәмдә тишекләр һәм башка кимчелекләр юк икән, без аңа тотынмыйбыз. Капиталь ремонт вакытын күчерәбез. Шәһәрдәшләр үзләре яшәгән йорттагы проблемаларны идарә итү компанияләре белән  күрсәтеп,  объектны капиталь ремонт программасына кертүне тизәләтергә булышалар, – диде.    


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы