Чаллы ишегалларында бәйрәмнәр оештырыла
8 августта шәһәребез ишегалларында күршеләр бәйрәмнәре башланып китте.
Автозавод районының 27/01 йортында яшәүчеләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котларга мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм район башлыгы Винер Харисов килгән иде. 14 мең кеше яши торган 27нче бистәдә соңгы елларда шактый күп төзекләндерү эшләре башкарылды: 13 ишегалды, Яшь Ленинчылар бульвары яңартылды.
Шундый ук чара Энтузиастлар бульварында да булды. Район башлыгы Эдуард Фәттахов халыкны әлеге матур бәйрәм белән котлады. Шәһәрдә соңгы елларда башкарылган эшләргә тукталып үтте. «ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы генераль директоры Әхәт Галәүтдинов «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә канцелярия товарлары алу өчен сертификат тапшырды.
«Кызыл Тау» мәдәният үзәге артистлары бәйрәмне җыр-биюләре белән бизәде. Мастер-классслар, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе дә шәһәрдәшләр күңеленә хуш килде. Балалар исә спорт ярышларында, уеннарда катнашып, призлар алдылар.
Бәйрәмдә шулай ук актив шәһәрдәшләргә, йорт буенча җаваплылырга һәм «Энтузиаст» идарә итү компаниясе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев