Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларын тагын да яхшырак чистартачаклар

«Бүген юллар асфальт күренерлек чиста булса, иртәгә бозлавыкка әйләнергә мөмкин», - ди мэр Наил Мәһдиев.

Татарстанда һава торышы үзгәрә. Чәршәмбе көндез +3кә кадәр җылытачак. Моннан тыш, күпләп кар явачак. Буран булуы ихтимал. Алда Яңа ел бәйрәме. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, шәһәр юллары торышына аеруча игътибар бирелә. 

"Көн саен юлларга 190га якын кар чистарту техникасы чыгарырга планлаштырабыз. Моннан тыш, идарә итү компанияләре техникалары да чыгачак. 1070 кар чистартучыбыз бар. Юлларны кардан арындарачакбыз, бәйрәм көннәренә әзерләнәчәкбез", - ди ул . 

Бүген шәһәр юлларында 183 кар чистарту техникасы эшли. "Автомобиль юллары предприятиесе"нең 103 эшчесе хезмәт куя. 

"Җепшек кар, яңгыр, җылы һава торышы юл торышын катлауландыра. Барысына да әзер булырга кирәк. Бүген юллар асфальт күренерлек чиста булса, иртәгә бозлавыкка әйләнергә мөмкин", - диде мэр Наил Мәһдиев. Чаллы хакимияте фотосы  

Чаллы хакимияте фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев