Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларында 11 кеше гомере өзелде

Татарстанда авария корбаннары истәлегенә багышланган чаралар үтә.

Бу уңайдан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә тематик дәресләр, ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

Ел башыннан Чаллыда 391 юл фаҗигасе теркәлде. Шуларда 9 кеше гомере өзелде, зыян күрүчеләр саны 480гә якын. Ноябрь аенда 2 авариядә тагын 2 кешенең гомере өзелде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән рейд вакытында автобус йөртүчеләр, аларның документлары һәм транспорт чараларының техник торышы да тикшерелде. Нәтиҗәдә 67 административ хокук бозу ачыкланды, 2 автобус махсус машина кую урынына озатылды.

Фото Чаллы Дәүләт автоинспециясенең пропаганда бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев