Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кардиохируглары авыруның йөрәгеннән зур шеш алдылар

Операция вакытында авыруның йөрәге туктатылып тора.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү  хастаханәсенең (БСМП) кардиология бүлегенә авыр хәлдәге хатынны китерәләр. 68 яшьлек ханым ике ай буена тын кысуладан җәфалануы турында сөйли. 

Табиблар аңа УЗИ ясап йөрәгенең уң ягында шеш ачыклыйлар. 

Тикшерү барышында хатынга берничә ел элек яман шешнең бер төре – меланома диагнозы куелганлыгы ачыклана.

Табиблар йөрәктәге шешнең  метастаза нәтиҗәсендә килеп чыгуын да инкарь итмиләр.  

БСМП кардиохирурглары операция ясыйлар. Пөхтә итеп шешне алалар һәм махсус криозонд кулланалар. Криозонд тере тукымаларны туңдыру өчен файдаланыла. Хирурглар йөрәкнең зарарланган урынына -70 градус салкын белән тәэсир итәләр. Бу шешнең таралуын туктату өчен эшләнә. Шешне гистология анализына җибәргәннәр. Шеш зарарсыз булып чыга. 

БСМПның йөрәк-кан тамырлары хирургы Гарма Майоров:

«Йөрәк миксомасы – сирәк очрый торган зарарсыз шеш. Бу очракта шешнең күләме зур: 6*8 см. Ул виноград тәлгәше формасында киң булып йөрәкнең алгы стенкасына береккән иде. Безнең төп бурыч – йөрәкне шештән арындырып, миксоманың үсешен туктату. Шуның өчен без криоабляция методын (өшетү) кулландык. Операция вакытында авыруның йөрәген туктатып тордык. Барлык функцияләрне ясалама кан әйләнешен тәэмин итүче аппарат башкарды», – ди.

Катлаулы операция кичергән хатын-кыз хастаханәдән өенә чыккан. Ул үзен яхшы хис итә. 

Фотолар БСМПдан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Сәламәтлек саклау чир Катлаулы операция кардиохирург