Чаллы кешеләре мошенникларга 2 млн сумнан артык акча җибәрде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешеләре мошенникларга 2 млн сумнан артык акча җибәрде

Акчаны банкоматтан күчерделәр

Бу юлы мошеннниклар ятьмәсенә җыештыручылар эләкте. Аларны иске ысул белән алдадылар. 
Янәсе, акчаларын «куркынычсыз» исәп-хисап счетына күчерергә кирәк.  
Зыян күрүчеләр икесе дә кешеләрне шулай алдаганнарын белгәннәр, әмма үзләре дә мошенниклар корбаны булганнар.
49 яшьлек хатын-кыз – 1,5 млн, 59 яшьлек ир-ат 775 мең сум акчасын билгесез кешегә банкомат аша җибәргән.
Үзләренең алданганнарын белгәч, алар полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Мошенниклык маддәсе буенча җинять эше кузгатылды. 
 


криминал мошенниклык

Нет комментариев