Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы компаниясе ДНР һәм ЛНР халкына су контейнерлары тапшырды

Предприятие сәнәгатьтә, транспортта һәм көнкүрештә кулланыла торган пластмассадан төрле товарлар җитештерә.

Чаллыда су саклау һәм ташу өчен савытлар җитештерү белән шөгыльләнүче «Пласт Инжиниринг» компаниясе "Бердәм Россия"нең Казандагы гуманитар ярдәм җыю пунктларына җибәрү өчен йөк әзерләде. Аның составында 70 л һәм 300 л күләмендәге 80 литр сыешлы су контейнерлары, шулай ук водороллерлар (әлеге контейнерларны күчерү өчен махсус җайланмалар) бар, дип хәбәр итә Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте. Әлеге савытлар ДНР һәм ЛНР халкына озатылачак.

Мәгълүм булганча, Яр Чаллы «Пласт Инжиниринг» компаниясе 10 елдан артык пластик эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие сәнәгатьтә, транспортта һәм көнкүрештә кулланыла торган пластмассадан төрле товарлар җитештерә.

фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм