Чаллы көрәшчеләре елны җиңүдән башлады
Көрәш буенча баш тренер Илгиз Шәмсевәлиев белән әңгәмә.
«Витязь» спорт комплексында «Татарстан яшьләре» газетасы призларына 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелегенә көрәш ярышлары тәмамланды. Биредә 38 команда, 273 көрәшче катнашты. Гомуми баллар саны буенча, 50 балл аерма белән, Чаллы командасы беренче урынны яулады. Икенчедә – Казаннан «Зилант», өченче урында «Авиа-Ново-Савиновский» командалары. Әлеге уңайдан «Витязь» спорт комплексында көрәш буенча баш тренер Илгиз Шәмсевәлиев белән әңгәмә кордык.
- Илгиз Вагизович, Чаллы командасы еш кына беренчеләр рәтендә. Җиңүнең тәме югалмыймы алай?
- Юк, бу бит рейтинг өчен көрәш. Гел тонуста тота. Менә 2024 нче елда республикада барлык авырлык категорияләре буенча 1 нче урынны алдык. Февральдә 500 мең сум белән бүләкләргә тиешләр. Бу елны да җиңүдән башладык. 18 яшьтән өлкәнрәкләр дә, 17-18 яшьлекләр дә ТР чемпионатында җиңде.
- Бу уңышларның сере нидә?
- Ул бик күп факторларга бәйле. Беренче чиратта тренердан тора. Федерация дә яхшы эшли, ярдәм итә. Финанс ягы, материаль-техник база – барысы да җиңүгә тәэсир итә. Бездә барысы да күңелен биреп эшли.
- Егетләр турында нәрсә әйтә аласыз?
- Хәзерге составны мин «Альфа» төркем дип йөртәм. Монда көчлеләр җыелды. Беренче урынны алган Фазыл Сибгатуллин 1нче класстан бездә. Ул кечкенәдән 45 тапкыр турникта күтәрелә иде. Ике тапкыр РФ, бер тапкыр ТР беренчелеген алды. Камариддин Сәетганиев ике тапкыр ТР беренчелегендә җиңде. Әмир Хәсәновның беренче җиңүе булды.
- Төп көндәшләр Әлмәт, Казаннан «Зилант» дип беләм...
- Әйе, аннары Балтач, Арчаны атарга мөмкин. Аларның һәркайсы беренчелеккә чыгарга мөмкин.
- Башка командалардан да шул ук спортчылар очрыймы, әллә алмашынып торалармы ?
- Хәзер күп нәрсә коммерциягә бәйле. Мисал өчен, «Зилант» спортчыларны сатып ала, студентларны, көчле көрәшчеләрне чакыра. Ә бездә команда үзебез үстергән егетләрдән туплана. Алар 1 нче класстан ук безгә килә. Баштагы мәлдә база мәктәпләрдә шөгыльләнәләр, аннан 2 нче гимназия спорт залында, «Витязь» комплексында дәвам итәләр. Шулай итеп Чаллыда 3 команда эшләп килә.
- Ярышларга әзерлек ничек уза? Үзләренең авырлык категориясеннән чыкмас өчен егетләр диета тотамы? Батырлар ничек тукланалар?
- 100 граммга артсалар да аларны авырлык буенча икенче категориягә кертәләр. Шуңа бер ай алдан егетләр массаларын тәртипкә китерә башлыйлар. Туклану буенча рационнарын кечкенәдән көйлибез, әти-әниләренә дә ашату буенча киңәшләр бирәбез. Мисал өчен, көрәшче көн дә ботка, ит, эремчек ашарга тиеш. Көн аралаш балык ризыклары булуы мөһим. Чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчәне чикләнмәгән күләмдә ашарга мөмкин. Аксым җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Витаминнар да кушабыз, чөнки авырлык, фигура гына түгел, көч тә кирәк. Кайчакта көненә икешәр тренировка үтә. Мин егетләргә сокланам, бу бик авыр хезмәт.
- Сездә тәрбияләнгән егетләр киләчәктә кем булып эшли?
- Безнең максат – чын ир-егетләр тәрбияләү. Алар тормышта үзләренә лаеклы урын тапсыннар иде. Шөкер, табалар да. Көрәштә алдынгы урыннарда булучылар тормышта да җиңел бара. Бу бит үз өстеңдә зур эш. Физик яктан да, психологик яктан да чыныгу. Көрәшче егетләр бөтенләй икенче камырдан. Татарстанның элитасы дияр идем мин аларны. Араларында спортчылар, эшмәкәрләр, депутатлар да бар.
- Хәзер бит 17-18 яшьлек егетләрнең һөнәр сайлый торган вакыты. Шәһәрдән читкә омтылучылар да бардыр. Команданы саклап калу өчен нинди эшләр алып барыла?
- Чаллы көрәш федерациясе зур эш алып бара. Егетләрне уку йортларына бюджет урыннарга урнаштырырга тырышабыз. Әти-әниләре белән сөйләшәбез, кирәкле ярдәм күрсәтәбез. Спонсорлар ярдәме белән 1 нче урын алган спортчы ел дәвамында ай саен 5 мең сум алып тора, тренерга 2 мең сум түләнә. Ел буена төрле ярышлардан саллы сумма җыела. ТР бернчелегеннән соң да без федерация исеменнән 7 нче урынга кадәр барлык егетләрне дә акчалата бүләкләдек. 1 нче урын алучыга – 30 мең сум, икенче урын алучыга – 25... Әле бит, моннан тыш, ТР бүләкләре дә бар. Башка спорт төрләреннән дә безгә тартыла башладылар. Мисал өчен, спорт комплексында грек-рим көрәшчеләре бездә дә шөгыльләнә. Беренче урын алган егетләр апрельдә РФ беренчелегендә катнашачак, җиңсәләр дөньякүләм ярышларга да барабыз.
- Эшегездә уңышлар! Егетләргә җиңүләр телибез!
Фазыл Сибгатуллин:
– Без өч бертуган. Хәсән, Фаяз белән беренче сыйныфтан ук әтием җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнәбез. Узган ярышларга әзерлек бик җитди булды. Бөтен процессны баштан ук әтием – Ильшат Сибгатуллин контрольдә тотты. Шуның нәтиҗәсендә, без абыйларым белән призлы урыннар яуладык. Мин моны безнең уртак җиңүебез дип саныйм. Алга таба көрәш белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез һәм Россия чемпионатына әзерләнәчәкбез.
Камариддин Сәетганиев:
– Әзерлек югары дәрәҗәдә узды. Көненә 3 тапкыр тренировкаларга йөрдем. Җиңү шуның нәтиҗәсе. Киләчәктә РФ һәм дөнья беренчелеген аласы килә. Тренерларга һәм командама ярдәм өчен зур рәхмәт.
Әмир Хәсәнов
– Мин 57 нче гимназиянең 11нче сыйныфында укыйм. 10 яшемнән «Витязь» спорт мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнәм. Тренерларым – Рамил Сәфәргалин белән Рөстәм Кашапов көрәшче булуыма бик зур хезмәт куйдылар. Мин күп тапкырлар ТР чемпионы, Идел буе Федераль округы беренчелегендә призер булдым. Соңгы вакытта татар милли көрәше белән мавыгып киттем. Безнең «Витязь» спорт мәктәбендә милли көрәш буенча тренерлар көчле, тәҗрибәле. Мин кечкенәдән бабам кебек оста көрәшче булырга хыялландым һәм үз максатыма ирештем дияргә була. Киләчәктә Россия чемпионы булырга һәм спорт мастеры исемен алырга телим. Һәрчак терәк булган әтием-әниемә, зур хезмәт куйган тренерларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев