Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Казандагы ярышларда бил алышачак

Көрәш 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелә.

11-13 январьда Казанның «Тулпар» спорт комплексында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына оештырылган көрәш ярышлары уза. Чаллыдан әлеге ярышларга Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллиннар, Артур Лукьянов, Булат Вәлиев, Марсель Мәрдәнов, Газиз Нуруллин, Райнур Шәехов, Илназ Хазин, Кәрим Шәфигуллин, Артур Халиков, Илдар Сәлахетдинов, Радмир Әхмәтҗанов барыр дип көтелә. Егетләрнең тренерлары: Илгиз Шәмсевәлиев, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов.  

Спортчылар 55 кг га кадәр, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 110 кг га кадәр авырлыкта бил алышачак.

Чаллы спортчыларына көч-куәт насыйп итсен!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев