Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Монголиягә барачак

«Бу зур җиңүләребезнең берсе», - ди тренер Илнур Хәйбуллин.

2-4 июньдә Пермь шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты үтте. Аның нәтиҗәләре буенча «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 4 спортчы август аенда Монголиядә узачак Дөнья чемпионатында катнашачак.  

Үз үлчәү категориясендә Рәнис Гыйләҗетдинов (классик стиль) белән Радик Сәлахов (ирекле стиль) 1нче урынга лаек булдылар. 2нче урында – Илдар Гыйльфанов (класстик стиль), Ильяс Газизуллин (классик стиль), Илнар Галимов (классик стиль). 3нче урында Фәргать Галиев (классик стиль), Егор Такарлыков (ирекле стиль), Эльдар Хәмитов (классик стиль), Илнур Кәриев (классик стиль) калдылар. Спортчыларның тренерлары: Илнур Хәйбуллин, Рөстәм Сәлимханов, Илгиз Шәмсевәлиев, Фаил Кыямов, Рәкыйп Фәйзуллин.

– Егетләр бик яхшы чыгыш ясады. Чаллыдан гына 4 кешегә Монголиягә путевка бирделәр – бу зур җиңүләребезнең берсе. Хәзерге вакытта Казанда узачак БРИКС уеннарына әзерләнәбез. Чаллыдан анда Рәнис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов, Азат Габдрәшитов катнашачак. Аннары июньнең соңгы атнасында Казанда көрәш буенча Дөнья чемпионаты да була. Анда да катнашырга планлаштырабыз, – дип сөйләде тренер Илнур Хәйбуллин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев