Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Радик Сәләхов федераль Сабан туе батыры булды

Сабан туе Омскида үтте.

Омскида XXVI Федераль Сабан туе узды.

Милли көрәштә абсолют батыр исеменә Чаллыдан Радик Сәләхов лаек булды. Ул финалда Омск спортчысы Шамил Мусаев белән бил алышты.  

Радик Сәләхов – Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган көрәшче, күпьеллык спорт рекордсмены. Ул бүген татар көрәше тарихында иң титуллы һәм көчле батырларның берсе.

Батырга тәкә һәм Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – машина ачкычы тапшырылды.

Шамил Мусаев «Нива» машинасы белән бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Радик сәлахов