Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы курчак театры яңа бинада беренче тамашачыларын кабул итте

Ул татар дәүләт драма театрының элеккеге бинасына күчте.

Чаллыда тарихи вакыйга: бүген автокаланың курчак театры яңа бинада үзенең беренче тамашачыларын кабул итте. Мәдәният учреждениесе татар дәүләт драма театрының элеккеге бинасына күчте. Бу бинага "Евростиль" компаниясе ремонт ясады: сәхнәне, креслоларны, фойены яңартты. Яңа җиһазлар алынды. 

Нәни тамашачыларның һәм театр коллективының шатлыгын уртаклашырга ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. 

– Мин беренче тапкыр театр белән  Бөгелмәдә таныштым. Ул вакытта миңа 9 яшь иде. Аннары зур тормышта Бөгелмәдә ике театр төзедем. Россия Президенты Владимир Путин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чаллыда "Мастеровые" рус драма  һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрын төзедек.  Курчак театры элеккеге Автозавод районы партия комитетының яңартылган бинасына күчте. Элек ул 30нчы мәктәп бинасында эшләде. Федераль үзәк һәм республика җитәкчеләре ярдәменнән башка мондый зур проектларны тормышка ашырып булмас иде. Финанслар җәлеп итүдә ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың роле зур булды, - диде Наил Мәһдиев.

ТР Мәдәният министры урынбасары 

Ленар Хакимҗанов тәэсирләре белән уртаклашып: "Үземне әкият иленә килеп эләккән кебек хис иттем", - диде. 

Ул Наил Мәһдиев җиткәчелегендәге  командага, төзүчеләргә рәхмәт әйтте. "Наил Мәһдиев җитәкче булып килгәч, Чаллыда театраль традицияләр барлыкка килде", - дип искәртте.

Театр коллективы тамашачыларына

"Дед мороз и Черная вьюга" спектаклен күрсәтте.

Соңыннан балаларга Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният Чаллы мэры курчак театры Премьералар